Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

5 декабрь көнне 19: 00 сәгатьтә «Шатлык» яшьләр үзәгендә Яр Чаллы шәһәрендә иреклеләр эшчәнлеге елына йомгак ясалачак. Волонтерларның зур бәйрәме яңа форматта узачак. Бәйрәм кунаклары өчен кавер-төркем чыгыш ясаячак, истәлекле бүләкләр тапшырылачак, шулай ук шәһәрнең популяр диджейларыннан дискотека оештырылачак.

2018 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән «Волонтер елы»дип игълан ителде. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 13 ирекле, 80 тимурчылык отряды һәм 44 балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы эшли, алар берничә ел дәвамында төрле юнәлешләр буенча ирекле эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Дүшәмбе, 12 ноябрь 2018, 13:20