Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«А. Н. Туполев исемендәге КАИ Казан милли тикшеренү техник университеты» югары белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы «Студент-тьютор» волонтерлары студентлар өчен «Каршыга адым» дигән профилактик күңел ачу-мәгълүмати чара оештырдылар. Ул ел саен үткәрелә торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» шәһәр акциясе кысаларында «Крылатый» спорт-сәламәтләндерү лагере территориясендә узды.

Программа мастер-класслар һәм лидерлык потенциалын үстерүгә, яшьләр берләшмәләрен формалаштыруга, социаль һәм иҗади проектларны эшләү һәм тормышка ашыруга, мәдәни-күңел ачу һәм спорт программаларын эшләүгә һәм тормышка ашыруга юнәлдерелгән тренингларны үз эченә ала.

Чәршәмбе, 10 октябрь 2018, 13:39