Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәрнең 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «биология дөньясы» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Венера Зарипова «Без ашыйбыз, шуннан торабыз!» дигән интерактив дәрес үткәрде. Анда 7-11 сыйныф укучылары,  «Биология дөньясы» һәм «Инглиз клубы» берләшмәләрендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Чара «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен»наркотикларга каршы профилактик чаралар шәһәр конкурсы кысаларында оештырылды.

Дәрес интерактив уеннан торды, анда яшүсмерләр үзләренең яшәү рәвеше турында фикер алышты, азык-төлек продуктларын тикшерү үткәрде, аларда зыянлы кушылмалар барлыгын ачыкладылар һәм бу матдәләрнең сәламәтлеккә йогынтысын билгеләделәр. Укучылар азык-төлек кушылмаларының төрле төрләре һәм аларның кеше организмына йогынтысы белән таныштылар, ризыкның составын чагыштыру үткәрделәр.

Интерактив дәрестә барлыгы 22 укучы катнашты.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 10:56