Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина агымдагы елның 9 аенда гражданнар белән эшләүгә йомгак ясады. 2018 ел башыннан депутат тарафыннан гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, күп фатирлы йортларда һәм торак пунктларда яшәүчеләрдән 284 мөрәҗәгать кабул ителгән. Парламентарий Чаллыда, Менделеевск, Әгерҗе, Тукай районнарында, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 13 кабул итү үткәргән.

Мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 115 депутат таләбе башкарма хакимият органнарына җибәрелгән, профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән эш алып барыла.

Дүшәмбе, 8 октябрь 2018, 09:49