Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

“Кама чишмә башы” милли мәдәният төбәк фестивале иҗат кешеләре өчен мәйданчык ача. Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Фестиваль өч этапта үтә. Сайлап алу турлары 16 октябрьдә "КАМАЗ” мәдәният сараенда “Вокал-соло”, ”Вокаль ансамбльләр” номинацияләре буенча узачак. 18 октябрь көнне “Хореография”, ”Нәфис сүз”, “Фольклор-йола күренешләре”, “Милли костюм” номинацияләре буенча үткәрелә. "Декоратив-гамәли сәнгать” һәм “Сынлы сәнгать” номинацияләрендә эшләр 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 22/01 “КАМАЗ” мәдәният сарае һәм әлеге электрон почтага dk.org@mail.ru. “Кама – чишмә башы” фестивале тамгасы белән тапшырыла. Белешмә өчен телефон: (8552) 54-77-39, 54-67-53.

Бүләкләү тантанасы һәм “Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә иң яхшы эшләр күргәзмәсе белән Гала-концерт 24 октябрьдә "КАМАЗ” мәдәният сараенда узачак.

Конкурс шартлары белән монда танышырга була.

Сишәмбе, 2 октябрь 2018, 14:06