Кытай шәһәре Чэндуда роботлаштырылган кунакханә барлыкка килгән, анда бер персонал да юк, дип хәбәр итә Economical Times. Быелгы елның ахырына кадәр тагын шундый 50 кунакханә төзергә планлаштырыла.
Кунакханәгә кергәндә яңа килүчеләрне йөзләрне тану системасы булган робот каршы ала. Ул теркәлергә ярдәм итә һәм номерга озата. Өстәмә хезмәтләр — ризыкка заказ бирү яки такси чакырту, кер юу — шулай ук роботлар тарафыннан башкарыла. Алар махсус мобиль кушымтага тоташтырылган. Гадәттән тыш хәлләр һәм сәламәтлек белән катлаулылыклар килеп чыкса, кунакханәдә кешеләр белән элемтәгә керү системасы эшләнгән.
Фото: Smart LYZ Hotel
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 июль 2018, 12:00