Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Пляж гандболы буенча Россия ир-атлар җыелма командасы Казанга дөнья чемпионатына 19 июльдә килә. Хатын-кызлар җыелма командасы исә Татарстан башкаласына өч көн алданрак киләчәк. Бу хакта Россия ир-атлар командасы остазы Владимир Полетаев әйтте.

Жирәбә салганнан соң, Россия ир-атлар җыелмасы бразилиялеләр, шведлылар һәм америкалылар белән төркемдә уйнаячагы билгеле булды. Россия җыелмасы кызлары плей-оффка чыгу өчен Бразилия, Таиланд һәм АКШ җыелмалары белән көрәшәчәк.

“Хатын-кызлар командасы, миңа билгеле булганча, Казанга 16 июльдә киләчәк – биредә алар күнекмәләр үткәрәчәк һәм 20 июльдә җыелмалар арасында иптәшләрчә матч үткәрәчәк. Ир-атлар җыелмасы Казанга 19 июльдә килә”, - дип белдерде Полетаев.

Пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 29 июльгә кадәр узачак. Анда 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар командасы катнаша. Татарстан башкаласында алтын медальләр өчен 24 илдән 550ләп спортчы көч сынашачак.

tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 15 май 2018, 19:41