Татарстанда "Президент уеннары" “Бердәм Россия” – “Балалар спорты” Бөтенроссия сәяси партиясе проекты кысаларында уза. Ярышларда ун команда катнашты. Алар Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы муниципаль районнарыннан һәм Чаллы, Казан шәһәрләреннән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Түбән Камада ярышларның тантаналы ачылышы һәм ябылышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе Вадим Матюшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабында 1нче урынга - Түбән Каманың 31нче урта мәктәбе, 2нче урынга - Казандагы 179нчы мәктәп, 3нче урынга Мамадыштагы 3нче мәктәп укучылары чыкты.
“Президент спорт уеннары”нда җиңгән команда республиканы 7 - 28 сентябрь көннәрендә “Бөркеткәй” Бөтенроссия балалар үзәгендә тәкъдим итәчәк.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 15 май 2018, 16:52