Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Орион» яшьләр үзәгендә ел саен уза торган  X нчы «Яшел дөнья – 2018» социаль-экологик реклама бәйгесенә йомгак ясалды.

2018 елда «Яшел дөнья» бәйгесе рекорд санда гаризалар җыйды, катнашырга теләүчеләрнең саны 198 гә җитте. Шуны да әйтергә кирәк, бәйге зона дәрәҗәсенә кадәр үсте. Аның географиясе киңәйде, Яр Чаллы шәһәреннән тыш, Х нчы «Яшел дөнья-2018» дә  Алабуга, Актаныш һәм Тукай районнарыннан да катнашучылар бар иде. Быелгы юбилей бәйгесенең темасы чүп-чарны аерым җыю һәм экологик яшәү рәвеше булды. Катнашучылар «Автор шигыре», «Экологик плакат», «Экологик темага театраль күренеш» (7 команда), «Экологик темага видеоролик» (12 видеоролик тәкъдим ителде),  «Экологик тематикага фотолар» (49 фотоэш), «Экологик тематикага агитацион плакат» (110 плакат кабул ителде), «Экологик тематикага автор шигырьләре» (20 шигырь тыңланды) номинацияләр буенча бәяләнде.

Җиңүчеләргә Идел буе экология компаниясеннән акчалата бүләкләр тапшырылды.

Җомга, 20 апрель 2018, 10:06