Комсомол районында Үзәк китапханәдә 1 нче, 2 нче һәм 4 нче бистәдә яшәүчеләр белән очрашу булды. Бу чарада Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Шәһәр Советы депутатлары Евгений Вайнер һәм Валентин Тарасов катнашты.

Хисап елында Габдулла Тукай исемендәге Яр буеның икенче чиратын төзү төгәлләнде. Республика бюджетыннан 99 млн. сум.бирелде.
2017 елда реконструкциядән соң, Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар ачылды. Әлеге проект 60 млн. сум. тора.
Шулай ук, 2017 елда, Комсомол районында, республика программалары ярдәмендә:
- 2 универсаль спорт мәйданчыклары ачылды (мәктәпләрдә 12,44);
-“Төзүче" стадионы ремонтының 2 нче этабы тәмамланып килә (172 млн. сум);
- Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте бинасының капиталь ремонт тәмамланды.
Идарәче компаниясе эшчәнлеге турында Генераль директоры ПКФ «Жилкомсервис» Ольга Тарнаева хисап тотты, п. ГЭС территориясенең оператив торышы турында җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция бүлеге башлыгының урынбасары, полиция подполковнигы Мостафин Руслан хисап тотты. Үз эшчәнлекләре турында ТОС «Мирный » рәисе Ольга Айдимирова сөйләде.
Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин нәтиҗә ясады, 2018 елга бурычларны билгеләде. Шулай ук, микрорайонда иң актив һәм битараф булмаган яшәүчеләргә рәхмәтен белдерде.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 19 гыйнвар 2018, 16:19