Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, иртәгә – 20 гыйнварга каршы төндә республикада һава температурасының шактый түбән төшүе көтелә.
Татарстанда аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -15..-20, аязган вакытта -25 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез -11..-16 градус салкын. Юлларда бозлавык күзәтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.
Казанда төнлә аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -17..-19, аязган вакытта -23 градуска кадәр салкынайтачак. Юлларда бозлавык.
Көндез аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. -12..-14 градус салкын. Юлларда бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 19 гыйнвар 2018, 14:36