Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2025 елда Бөтендөнья сыйфат атналыгы 10–16 ноябрьдә, ә Сыйфат көне — 13 ноябрьдә уза. Сыйфат — ул товар яки хезмәтнең үзенчәлеге генә түгел. Ул — көчле икътисад, кулланучылар ышанычы һәм гражданнарның иминлеге нигезе. Югары сыйфат стандартлары тормыш һәм эш өчен уңайлы мохит тудыра, технологияләрне үстерүгә ярдәм итә, илебез продукциясенең дөнья күләмендә абруен арттыра.

Кулланучылар өчен исә бу көн — илебез җитештерүчеләренә җаваплы хезмәтләре һәм икътисад үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтү мөмкинлеге.

Кулланучылар базары өлкәсендәге сораулар белән кайнар линияләр телефоны буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә ала: 8 (8552) 71-43-03.

Дүшәмбе, 10 ноябрь 2025, 10:11