Бүген 300 яңа агач утыртылды. Бүген Чаллыда өмә узды, аның кысаларында Башкарма комитет, өч район хакимияте, идарәче компанияләр хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, мәктәп укучылары, шәһәр предприятиеләре һәм шәһәр халкы территорияләрне яшелләндерү һәм чистарту буенча эшләр башкарды.
Шәһәрдә чистарту һәм яшелләндерү буенча көзге санитар-экологик айлык башланды. Территорияләр чүп-чардан, корыган яфраклардан арындырыла, агачлар һәм куаклар тәртипкә китерелә.
Искәртәбез, шәһәркүләм өмәсе 11 октябрь көнне узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 4 октябрь 2025, 11:00