Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Ышаныч» үзәгендә экологик культураны һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне үстерүгә багышланган чара үткәрелде. Аны Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын һәм «Экологик иминлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырганнар.

Чара кысаларында эшкәртү өчен яраклы һәм яраксыз кәгазь төрләрен аеру буенча күнегүләр-уеннар үткәрелде, бу катнашучыларга калдыкларны сортларга аеру турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар кәгазьнең төрлелеге турында белделәр һәм яраклысын киләчәктә куллану өчен танырга өйрәнделәр.

Әлеге дәрес табигатькә һәм экологик культурага җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән экологик агарту эшенең ачык мисалы булды.

Дүшәмбе, 22 сентябрь 2025, 16:00