Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне София Алексеевна Сутурина 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.
Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм "17 комплекс" ТИҮ рәисе Владимир Ртищев котлады.
1.jpeg)
1950 елда ветеранны Кытай чигенә җибәрәләр, анда ул җирле медицина пунктында фельдшер булып эшли башлый. Шунда ук София Алексеевна кияүгә чыга. 1971 елда Яр Чаллыга күченә һәм лаеклы ялга чыкканчы "Кама" кунакханәсендә эшли.
София Алексеевна 3 бала үстергән, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 сентябрь 2025, 15:49



