14 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Рәисен, 18 нче Мәләкәс округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм Чаллының Шәһәр Советына депутатлар сайлау узды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматлары буенча Чаллыда теркәлгән сайлаучыларның 72,06 проценты (394 331 кеше) сайлауда катнашты.
Аларның 84,86 проценты Татарстан Республикасының бүгенге Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Бу чаллылыларның тотрыклылык, үсеш һәм Татарстанның чәчәк атуына юнәлдерелгән курсны яклауларын дәлилли.
Якынча мәгълүматлар буенча Мәләкәс сайлау округында Андрей Фомичев җиңү яулады.
Шәһәр Советына 22 бер мандатлы округтан 19, «Бердәм Россия» партиясеннән бердәм сайлау округы буенча 17, «Новые люди» партиясеннән 3 кандидат депутат булып сайланды. КПРФ, «Справедливая Россия», «Коммунисты России» партияләреннән берәр кеше депутат мандаты ала.
Сайлау участокларында төрле партияләрдән, иҗтимагый оешмалардан күзәтүчеләр эшләде. Алар сайлау һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен санауны карап барды.
Сайлауларда сайлау комиссяләреннән 1655 әгъза, 1500дан артык күзәтүче, 350 хокук саклау органы вәкиле эшләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 сентябрь 2025, 08:00