Казан артистлары шәһәрдәшләрне яратып өлгергән репертуар белән сөендерәчәк. Спектакльләрне «Энергетик» мәдәният сарае һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәләрендә куячаклар. Бүген матбугат конференциясе узды.

Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары Илфир Якупов игълан итте.
«Безнең традицион гастрольләр Чаллыдан башлана, без чаллы тамашачысын бик актив булуы өчен яратабыз. 25 сентябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Әниләр улларын көтә» спектакле белән традицион гастрольләр ачабыз. Бу спектакль сугыш темасына багышланган. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев нәкъ менә шушы теманы сайлады. Бу спектакль күбрәк кеше язмышы турында», — дип ассызыклый Илфир Якупов.
Татар телен камил белмәгән тамашачылар өчен синхрон тәрҗемә бар. Илфир Якупов Татарстанның башка шәһәрләреннән аермалы буларак, Чаллыда наушникларны алучы тамашачыларның аз булуын әйтте.
«Туган шәһәремдә Камал театры спектакльләрен татарча караучыларның күплеге безне сөендерә», – диде ул матбугат конференциясендә.
Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов шулай ук Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры артистларының Галиәсгар Камал театры артистлары белән һәрвакыт хезмәттәшлек итүен һәм аларның спектакльләрен түземсезлек белән көтүен өстәде. Җитәкчеләр афиша белән таныштырды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 11 сентябрь 2025, 13:00