Татарстанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы махсус хәрби операциядә катнашучыларны тыныч тормышка интеграцияләүдә ярдәм итүгә, шулай ук аларны яңадан укытуга юнәлдерелгән.
Чарада Тимур Нусратов, Алексей Антонов һәм Рөстәм Имаметдинов катнашты.

Искәртеп китәбез, республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы гамәлгә ашырылды.
Проектның төп бурычы – Татарстанда дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазифаларны биләү өчен махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 2 сентябрь 2025, 12:30