Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, укучылар һәм студентлар!

Сезне чын күңелдән Белем көне уңаеннан тәбрик итәм!

Яңа уку елы башланган тантаналы көнгә нурһәм шатлык өстәп, аны тагын да бизәгән бу бәйрәм рухыбызны күтәрә, буыннар арасындагы тыгыз бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирә, гыйлем һәм фән дөньясының яңа серләрен ачарга омтылыш тудыра.

Гомеренең яңа чорына аяк басучы, белем иленә беренче адымнарын ясаучы яшь татарстанлылар өчен бу бигрәк тә дулкынландыргыч вакыйга. Яңа уку елында 50 меңгә якын беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларның киләчәктә зур казанышлары һәм мавыктыргыч ачышлары күп булыр дип ышанам.

Республикада мәгариф системасы актив үсештә. Соңгы елларда заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган дистәләгән мәктәп сафка бастырылды, уникаль укыту методикаларын куллануга, педагогик кадрларның квалификациясен күтәрүгә һәм сәләтле балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла.

Бу эшнең нәтиҗәләре күркәм: республиканың уку-укыту оешмалары үзләре биргән белемнең сыйфаты югары дәрәҗәдә булуын раслый килә, ә укучыларыбыз бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда даими рәвештә бүләкләр ала, мәртәбәле һөнәр үзләштерү өчен республиканың һәм илнең иң яхшы университетларына укырга керә. Әлбәттә, бу уңышлар нигездә республика педагогик җәмәгатьчелегенең тырыш хезмәте белән ирешелә. Тәрбиячеләргә, укытучыларга, остазларга, югары уку йортлары мөгаллимнәренә үз эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкаруларыөчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Кадерле татарстанлылар!

Барлык укучыларга һәм студентларга гыйлем юлында зур уңышлар, яшь буынны тәрбияләүдә педагогларга иҗади рух һәм һөнәри җиңүләр, ә ата-аналарга сабырлык һәм зирәклек телим. Яңа уку елы һәркайсыгыз өчен шәхси казанышлар, алгарышлы яңалыкларны, кыю фикерләрне тормышка ашыру вакыты булсын!

Һәммәгезне Белем көне белән котлыйм!

Дүшәмбе, 1 сентябрь 2025, 08:30