Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды.
Чаллыда «Хайер» сәнәгать технопаркын комплекслы үстерү һәм яңа резидентлар җәлеп итүгә ярдәм итә торган инфраструктура булдыру.

Проект кысаларында идарәче компания тарафыннан ике югары технологияле җитештерү комплексы, R&D үзәге һәм склад, шулай ук резидент өчен сәнәгать бинасы төзү планлаштырыла.
Әлеге концепцияне гамәлгә ашыру көнкүреш техникасын җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсен арттыруга һәм технопарк эчендә кооперация чылбырларын үстерүгә юнәлдерелгән. Инвестсовет әгъзалары компаниянең җитештерү мәйданчыкларын алга таба үстерү планнарын хуплады.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 29 июль 2025, 16:47



