Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында «Иң яхшы күрше» дигән бәйрәм узды. Чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин катнашты.

Ишегалды бәйрәмнәре чаллылылар өчен инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Чираттагы чара 46 микрорайонында урнашкан ишегалдында узды. 

Шуны да әйтергә кирәк, мондый җылы мохитта узган ишегалды чаралары вакытында халык күршеләре белән дә таныша. Бу бик мөһим. Бер-береңне белеп, йортка кагылышлы проблемаларны бергәләшеп чишкәндә, һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, иҗат коллективларының чыгышлары комплекста яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде.

Җомга, 25 июль 2025, 10:45