Мы в социальных сетях

8 нче октябрьдән 9 нчы октябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең сайлап алу зона этабы булып узды. «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивале Татарстанда 2013 елдан бирле республика президенты ярдәме белән үткәрелә. Фестиваль - дәүләтнең социаль әһәмияткә ия проекты. Фестивальнең максаты-кадрларның яңа буынын формалаштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу. Ел саен фестивальгә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының дистәләгән яшьләрен җыя, алар анда "Хореография", "Музыка", "Дан минуты" номинацияләре буенча катнашалар.

Быел фестивальдә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе командасы, "КАМАЗ" ГАҖ командасы, Яр Чаллы ТЭЦы, «Ремдизель» АҖ, «Челны-Бройлер» ҖЧҖ командалары катнашты. 8 октябрьдә сайлап алу этабының гала-концерты булды, анда иң яхшы иҗат номерлары тәкъдим ителде һәм күптән көтелгән бүләкләр тапшырылды. Быел эшләүче яшьләр призлы урыннар алып кайтты.

"Музыка" номинациясендә беренче урынны "КАМАЗ" триосы алды, өченче урында - Яр Чаллы ТЭЦы вокалистлары.

"Хореография" номинациясендә (кече формалар) беренче урынны ике команда - яшьләр белән эшләү идарәсе һәм «Ремдизель» яулады, ә менә икенче урынны «КАМАЗ» алды.

"Хореография" номинациясендә (ансамбль): беренче урынны "КАМАЗ" коллективы яулады. "Челны-Бройлер" өченче урында. Махсус призга 39 нчы урта мәктәп артистлары командасы лаек булды. "Дан минуты" номинациясендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: икенче урында «КАМАЗ» иҗади номеры. 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге өченче урынны яулады. "Нур" яшьләр үзәге командасын фестивальнең махсус призы белән билгеләп үттеләр. КАМАЗ» ГАҖ командалы бүләкләүдә беренче призлы урын яулады.Тиздән әлеге яшьләр Казан шәһәрендәге гала-концертта чыгыш ясаячак һәм ул вакытта җиңүчеләр билгеле булачак.

Дүшәмбе, 10 октябрь 2022, 12:42