Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1501 укучыга исәпләнгән яңа мега мәктәп 69 микрорайонда үз ишекләрен ачты. Бүген Яр Чаллыда 62 нче мәктәпне кулланылышка тапшыру тантанасы булды. Микрорайонда яшәүчеләрне мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Яңа мәктәп иң заманча стандартлар буенча төзелгән. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен берьюлы ике бассейн бар. 780 урынлы актлар залы, иркен спорт залы, шулай ук өстәмә чаралар өчен урыннар каралган.

Төзелеш белән Илнар Гайсин җитәкчелегендә «Евростиль» компаниясе шөгыльләнүе. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм федераль хакимият ярдәме белән Чаллыда соңгы елларда инде җиде мәктәпне файдалануга тапшыруга ирешелгән, шуларның алтысын «Евростиль» компаниясе төзегән. Бу вакыт эчендә 8500 укучы өчен урыннар булдырылган.

Пәнҗешәмбе, 1 сентябрь 2022, 10:49