Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2 августтан 8 августка кадәр Яр Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 32 машина йөртүчене ачыклаган.

Исерек килеш йөргән өчен машина йөртүчеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган өчен - 300 мең сумга кадәр штраф һәм 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.

Исегезгә төшерәбез, исерек шоферлар турында, шул исәптән аноним рәвештә, «Чаллы ЮХИДИе» телеграм-каналында хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук 112, 02 яки 8 (8552) 51-18-14 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин (Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ телефоны).

Пәнҗешәмбе, 9 сентябрь 2021, 16:32