Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәре хакименең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Казан районара табигать саклау прокуратурасы гражданнарны күчмә кабул итте.

Чара барышында шәһәр халкыннан атмосфера һавасын саклау, шәһәр территориясеннән каты коммуналь калдыкларны чыгару, яшелләндерү, җирле су объектларын чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килде.

Барлык мөрәҗәгатьләр кабул ителде, тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплар биреләчәк.

Күчмә кабул итү практикасы күрсәткәнчә, Яр Чаллы халкы актив гражданлык позициясенә ия һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә битараф түгел.

Пәнҗешәмбе, 9 сентябрь 2021, 16:42