Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы хастаханәләрендә үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратларына 19 пациент тоташтырылган. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев сөйләде.

Сулыш системасы органнары авырулары белән госпитализацияләүдә барлыгы 870 пациент исәпләнә. Алар – Татарстанның төньяк-көнчыгыш округы һәм шәһәр халкы. "Яр Чаллы – бөтен төньяк-көнчыгыш округның үзәге, шуңа бәйле рәвештә республиканың 10 районыннан пациентлар дәвалана", – дип ассызыклады Александр Николаев.

Спикер сүзләренә караганда, соңгы вакытта шәһәрнең дәвалау оешмаларына сигез ИВЛ аппараты кайткан.

Пәнҗешәмбе, 9 июль 2020, 11:00