Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Андреевна Нифонтовага 90 яшь тулды. Александра Андреевна ТАССРның Шереметьев районы Елантово авылында туа. Сугыш елларында туган авылы колхозында хезмәт куя. Сугыштан соң Пермь өлкәсенең Добрянка шәһәренә китә. Медицина училищесын тәмамлый һәм пенсиягә кадәр патронаж шәфкать туташы булып эшли. 1974 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына кайта. Александра Андреевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Александра Андреевнага Россия президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга ТИҮ рәисе Рафилә Нуриева да кушылды.

Җомга, 28 февраль 2020, 17:25