Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2019 елда Яр Чаллыда шәһәр һәм сәнәгать зонасында 59 км дан артык юл норматив хәлгә китерелде. Имин шартлар тудыру максатыннан автостанция районында җир асты кичүе төзелде.

«Болар барысы да 16 юл-транспорт һәлакәтләре урынын бетерергә мөмкинлек бирде. Шәһәрдә авариялелек 11% - ка кимегән. Бу коры саннар артында гражданнарның гомерләре һәм сәламәтлеге тора. Быел тагын 30 км юл ремонтлау һәм төзү бурычы тора, бу төп проспектларда һәм магистральләрдә транспорт йөкләнешен сизелерлек киметәчәк», – диде Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Чәршәмбе, 19 февраль 2020, 17:43