Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Роман Мугерман һәм Леонид Барышев Автозавод районында яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү планы турында фикер алыштылар. Чаллылылар белән очрашу "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында узды. Шулай итеп, 48 комплекста яшәүчеләр эскәмияләр урнаштыру, скверны төзекләндерү, тренажерлар урнаштыру һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау буенча тәкъдимнәр әйттеләр. 30/01, 30/03, 28/01, 28/02, 28/03 йортларда яшәүче чаллылылар ишегалларында видеокүзәтү булмау өчен борчыла.

Чаллылыларның барлык тәкъдимнәре ТР ТКХ министрлыгына тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары агымдагы елның апрель аенда чыгыш ясады.

Сишәмбе, 30 июль 2019, 15:31