Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда "Үткәнне саклап – киләчәкне булдырабыз" шәһәр хәрби-патриотик уенына йомгак ясалды. Чарада югары һәм урта махсус уку йортларыннан 17 команда катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе командасы алды; 2 нче урынны «Яр Чаллы политехника көллияте» командасы; 3 нче урынны «Казан (Идел буе) федераль университеты» командасы яулады.

Уен кысаларында студентлар 15 этапны уздылар: «тир» (лазер), «магазин», «граната ыргыту», «автомат сүтү һәм җыю», «противогаз кию», «беренче ярдәм күрсәтү», «көч күнегүләре комплексы», «Бөек Ватан сугышы чорының хәрби исемнәре һәм тамгалары», «Шәһәрнең Бөек Ватан сугышы геройлары», «орден һәм медальләр», «Хәрби фильмнар», «Конверт», «һава дартсы» «логик бурыч» һәм «разведчиклар».

Чәршәмбе, 10 июль 2019, 14:59