Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Йошкар-Олада «Дуслык күпере» рус театрларының унбишенче Халыкара фестивале тәмамланды.  Быел анда Россиянең җиде төбәгеннән һәм биш чит илдән 16 коллектив катнашты. 11 фестиваль көне эчендә тамашачыларга 18 спектакль күрсәтелде, алар арасында баш режиссер Денис Хөснияров куелышында «Мастеровые» театрының «Өлкән ул» спектакле дә тәкъдим ителде.

«Мастеровые» театрының эше тамашачылар, шулай ук Россия һәм ерак чит илләрдән театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан да югары бәяләнде. Спектакльнең сәхнә һәм яктылык бизәлеше аеруча билгеләп үтелде, алар өстендә баш рәссам Елена Сорочайкина һәм ут буенча рәссам Александр Рязанцев эшләде. Нәтиҗәдә «Өлкән ул» берьюлы ике бүләккә - «Иң яхшы сценография» һәм «Спектакльнең иң яхшы яктылык белән бизәлеше» өчен лаек булды.

Дүшәмбе, 3 декабрь 2018, 15:47