Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллының 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары Түбән Камада узган «Иҗат шәһәре» композициясе буенча II республика конкурсында катнаштылар. Конкурс станок композициясе һәм Дизайнер композициясе буенча үткәрелде. Анда Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Азнакай шәһәрләреннән 78 кеше катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары призлы урыннар яуладылар. Беренче урынны Букатина Екатерина (укытучысы Эльвира Моратова), өченче урынны Гайс Анастасия (укытучысы Лилия Мостафина – Хаҗиева) яулады. Дарья Голубь (укытучысы Сәгидә Сираҗиева) катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

Дүшәмбе, 26 ноябрь 2018, 16:39