Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда «Беренче курс студенты көне - 2018» шәһәр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Гаризаларны 1 ноябрьгә кадәр mcnur@mail.ru. электрон адресы буенча юлларга була.

 12 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Музыка», «Хореография», «Театр», «Оригиналь жанр» һәм «Журналистика/Блоггинг» юнәлешләре буенча сайлап алу туры узачак. 27 ноябрьдә шунда ук «Беренче курс студенты көне - 2018» фестиваленең гала-концерты оештырыла. Сайлап алу турларында Яр Чаллы шәһәренең югары һәм урта уку йортларында белем алучы беренче курс студентлары катнаша ала.  

Фестивальне үткәрү шартлары белән оештыручылар төркемнәрендә: https://vk.com/mcnur, https://vk.com/gsschelny танышырга мөмкин.

Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 08:20