Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Хәтер көне кысаларында чаллылылар ябылган һәм гамәлдәге зиратларны тәртипкә китерә. Чараларда укытучылар һәм мәктәп укучылары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, шәһәр халкы, «Горкоммунхоз» хезмәткәрләре катнаша. 

Хәтер көне уңаеннан 32 нче комплекс, Элеватор тавында һәм ГЭС бистәсендәге зиратларны чистарту буенча эшләр башкарылды. Бу эшкә 13 берәмлек техника җәлеп ителде.

Гамәлдәге зиратта күмү урыннарын чистарту өчен кирәкле эш кораллары әзерләнде: 260 көрәк, 140 тырма, 880 капчык, 34 сәнәк.

Шимбә, 29 сентябрь 2018, 11:31