Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов «КАМАЗ» футбол мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. 

 «КАМАЗ» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Россия Премьер-лигасы командасы өчен чыгыш ясыйлар. Бу мәктәпне тәмамлаганнар арасында күренекле футболчылар – Александр Бухаров («Ростов» ФК), Ризван Уциев («Ахмат» ФК), Игорь Коронов һәм  Сергей Бреев («Оренбург» ФК).

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада футбол бик популяр. Бүген рәсми рәвештә футбол белән 47 мең кеше шөгыльләнә, шулардан 8 мең бала спорт мәктәпләрендә. Татарстанда 61 тулы үлчәмле стадион һәм 800дән  артык футбол мәйданчыгы бар. «Без яшь спортчылар белән эшләүнең бу формасын хуплыйбыз. Илкүләм клубларда безнең егетләр уйнар, дип ышанабыз», - диде Татарстан Президенты. 

«Бүген без Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашабыз. Иртәгә „Казан-Арена“ стадионында бик кызыклы уен булачак. Россия җыелма командасының шансы зур, дип өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Сергей Чемезов «КАМАЗ» футбол мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә спортта уңышлар һәм киләчәк бөтендөнья чемпионатларында катнашуларын теләде. Очрашу кысаларында шулай ук иң яхшы тренерлар һәм тәрбияләнүчеләр бүләкләнде.

http://mdms.tatarstan.ru/tat/

Фото – Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтыннан алынды.

Дүшәмбе, 2 июль 2018, 11:06