Казан-Аренада узган матчны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ФИФА башлыгы Джанни Инфантино да тамаша кылды. Трибуналарда исә күпчелек халык Колумбия данын яклады.
Әлеге матчтан соң Колумбия футболчылары турнирның плэй-офф өлешенә чыгу өчен көрәшүен дәвам итә. Алар ике очрашуда өч очко җыйды. Ике очрашуда бер очко да ала алмаган Польша уенчыларының исә төркемнән чыгу мөмкинлеге бетте.
Кичә узган тагын ике матчта Англия командасы Панаманы (6:1) отты. Япония исә Сенегал белән ничьяга (2:2) уйнады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 июнь 2018, 08:17