Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Узган елның июнь аенда «КАМАЗ»ның генераль директоры Сергей Когогин матбугат конференциясендә «Бигеш» аэропортында пилотсыз ШАТЛ автобусы барлыкка киләчәге турында хәбәр иткән.

Автогигантның яңа эшләнмәсе VIP-зал пассажирларын аэропорт бинасыннан самолетка илткәндә кулланылачак.

Бу көннәрдә Петербург халыкара икътисадый форумында Сергей Когогин «Бигеш» аэропортында пилотсыз автобусны Россиядә футбол буенча Чемпионат узгач җибәрәчәкләре турында белдерде. Шулай ук, «КАМАЗ» заводының генераль директоры сүзләренчә, пилотсыз автобусның ничек эшләве белән танышырга башка регион аэропорт вәкилләре дә килгән. Чөнки аның бәясе гадәти автобусларга караганда күпкә ким.

maydan.tatar

Җомга, 25 май 2018, 17:21