Россия инноватор илләр исемлегендә 25 нче урынны алды. Бу турыда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бер ел элек Россия, 12 нче урыннан 25 нче урынга төшеп, берьюлы берничә позицияне югалткан иде. Энергия чыганакларына бәяләрнең төшүе һәм санкцияләр кертелү илгә үз позицияләрен кайтарырга комачаулады, дип аңлатыла әлеге хәбәрдә.
2018 елда АКШ алты елга беренче тапкыр лидерлар унлыгына керә алмаган. Позицияләренең начарлануына югары белем бирүнең нәтиҗәлелеге кимү сәбәп булган.
Беренче һәм икенче урыннар узган елдагыдан үзгәрешсез калган. Беренче урында - Көньяк Корея, икенче урында - Швеция, өченче урында - югары белемнең югары нәтиҗәлелеге һәм популярлыгы хисабына өч урынны сикертеп узган, Сингапур.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 февраль 2018, 14:58