Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан спортчылары Кипрда стендка ату буенча халыкара Гран-прида чыгыш ясый. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төп турнирда җиңү өчен алты татарстанлы: Альбина Шакирова, Алинә Фазылҗанова, Николай Теплый (Россия җыелмасы составында), Ландыш Кварталова, Екатерина Комарова һәм Сергей Демин көрәш алып бара. Россия җыелмасын Екатерина Рабая тәкъдим итә, аңа көндәш булып Татарстан кызлары Екатерина Субботина һәм Светлана Крашенинникова чыгачак. Татарстаннан ир-атлар арасында бердәнбер вәкил Артем Копыстынский булачак.

Юниорлар турнирында скитта җыелма данын Елизавета Евграфова һәм Зилә Батыршина яклаячак. Траншеяда медальләр өчен Геннадий Мамкин, Александр Филиппов һәм Полина Князева (барысы да Россия җыелмасында) һәм Татьяна Саранская көрәш алып барачак.
http://tatar-inform.tatar
 


Чәршәмбе, 7 февраль 2018, 17:02