11 февраль көнне Болгар музей-тыюлыгы территориясендә “Кыш Батыр” кышкы спорт-тарихи уеннары узачак. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Бу көнне бирегә килүчеләрне интерактив һәм спорт тарихи мәйданчыклары көтә. Анда урта гасыр ярышлары белән тынышып кына калмыйча, үз көчеңне дә сынап карарга була. Фестивальдә командалар белән дә, ялгыз гына да катнашырга мөмкин.
Ярышлар сәгать 11дә башлана.http://tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 февраль 2018, 17:27