Пченчхандагы Паралимпия уеннарында Татарстан биатлонисты Марта Зәйнуллина көмеш медаль иясе булды, дип хәбәр итә ТАСС.

Түбән Кама кызы 10 км аралыкка «утырып» шууда икенче урынны алды. Ул әлеге араны 43 минут 52,1 секундта узды. Зәйнуллина өчен бу медаль быелгы Паралимпиадада беренчесе.
Бу ярышта Россиянең тагын бер спортчысы медаль иясе булды. Ирина Гуляева «бронза» алды.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 март 2018, 11:39