Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы тамашачыларга премьера әзерли.  Тиздән күренекле драматург Туфан Минңуллинның “Хушыгыз” трилогиясе буенча куелган “Бер мәхәббәт кыйсасы” исемле мелодрама куела. Аның премьерасы 2–3 мартка билгеләнгән. Билетлар инде сатуда.

Әлеге данлыклы спектакльне баш режиссер Фаил Ибраһимов сәхнәгә куя. Рәссамы Валерий Яшкулов, композиторы Юрий Чаплин. Спектальдәге төп рольләрне Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова, Татарстанның халык артисты Фоат Зарипов уйный. Шулай ук мелодрамада  театрның талантлы яшьләре Гөлинә Минһаҗева белән Руслан  Әюпов та катнаша. Тамашачылар үзләренең яраткан артистлары, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин белән дә очраша алачаклар.

Зөлфия ФОАТОВА

http://shahrichalli.ru

Җомга, 9 февраль 2018, 15:52