Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиада Казанда узды. Анда 184 мәктәп укучысы катнашты. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Олимпиадада Татарстанның 38 муниципаль районыннан һәм Казанның алты районыннан 4-11 сыйныф укучылары катнашты.
Мөслим, Азнакай, Арча, Югары Ослан, Чистай районыннан, Казанның Идел буе районыннан һәм Чаллы шәһәреннән сигез укучы җиңүче дип табылды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 февраль 2018, 08:31